Кукмараның Комсомол мәйданында «Май чабу» бәйрәме узачак
Соңгы яңалыклар

Кукмараның Комсомол мәйданында «Май чабу» бәйрәме узачак

Бәйрәм кунаклары өчен кызыклы һәм бай программа оештырылган.

Якшәмбе көнне, 6 мартта, Кукмараның Комсомол мәйданында «Май чабу» («Масленица») узачак.

Бәйрәм кунаклары өчен кызыклы һәм бай программа тәкъдим ителә: театральләштерелгән тамаша, курчаклар ясау буенча мастер-класс, күргәзмә, такмаклар конкурсы, уен һәм концерт программалары.

«Май чабу»ны бәйрәм итү иртәнге сәгать тугызга планлаштырылган. Чара ахырында карачкы яндырылачак.

Фото: Алсу Гатауллина / «Трудовая слава»

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев