Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар тормышларының кайсы мизгелен сагына

Сораштыруыбыз шул хакта.

Америка Кушма Штатларында 2003 елдан башлап 24 октябрьдә “Үз вакытыңны кайтар” дигән көн билгеләп үтелә икән. Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, бу бәйрәмдә Американың бөтен территориясе буенча төрле чаралар уза: барлык һөнәр ияләре һәм студентлар берләшеп, вакытның мөһимлеге турында уйлана. Чыннан да, кеше гомере буе ерак үткәндә калган истәлекләре белән яши. Ә менә вакытны янәдән кайтарып булса, райондашларыбыз тормышларының кайсы мизгеленә кире әйләнеп килер иде икән? Сораштыруыбыз шул хакта.
Галиәхмәт ГАТИН, Кукмара:
- О-о-о, вакытны кире кайтарып булсамы?! Мин, һич икеләнмичә, Совет чорларына кайтып, пионер галстугын, аннан, горурланып, комсомол значогын тагар идем. Хәзер тормыш рәхәт, ләкин кемгә ничек бит. Чагыштырып кына карыйк. Элек һәм хәзер... Тормыш дәрәҗәсен күтәрәбез дип, югарыдагылар лаф оралар, хәерчелекне бетерәбез, диләр, ул арта гына бара, эшсезлек, ришвәтчелек, санап китсәң – бихисап. Әле интернеттан карап утырдым, безнең илебез пенсия түләү күләме буенча иң арттагы илләр арасында икән ләбаса. Бигрәк тә авылларның бетә баруы, күп җирләрдә җимерек фермаларның тирә-юньне ямьсезләп утыруы, мәктәпләрнең ябылуы күңелне борчый. Совет чорында тигезлек, кешенең кадере бар иде. Медицина, мәгариф өлкәләре, торак алулар бушлай булуын әйтеп тә торасы юк, санаторий-ял йортларына юлламаларны көчләп бирделәр. Санасаң, Совет чорының уңай яклары күбрәк иде, моны барыбыз да белә. Ә шулай да үз илебезне үз итәбез, чөнки без монда туган. Бу системаның бер генә яхшы ягын күрәм мин: дин үз халкына кире кайтты.

Гөлия ГАБДРАХМАНОВА, Чишмәбаш:
- Вакытны кире кайтарасым килми минем, һәр чорның үз рәхәте. Бүгенге халәтем – әни, яраткан ир хатыны булуым ошый. Шулай да әгәр бер көнгә генә кайтырга дисәләр, әни янындагы тыныч һәм мәшәкатьсез тормышыма барып килер идем. Мәктәптән арып-талып кайтып кергән вакыт. Әни безгә тәмле итеп бәрәңге кыздырып куя. Сөт белән аны ашаганнан соң ял итеп алабыз. Ял диюем, я кулъяулык, яки сөлге чигә идек. Кичен сеңлем белән кара-каршы утырып дәрес әзерли башлыйбыз. Әни безнең өстәл янындагы диванда кул эшен дәвам итә. Озак та үтми, ишектән әби белән бабай килеп керәләр. Кибеттән күчтәнәчләр алганнар, әби, эчлеккә бәрәңгесен мул итеп ягып, күзикмәк пешергән. Ул күзикмәкнең хәтта майлары да чыжылдап тора, бәрәңгеләре дә кайнар. Бабай озак юандырмаган: безне җиләк-гөмбәгә алып йөри торган Иж Планета-3 мотоциклы (чыдап та күрсәткән инде ул) белән әбине дә очыртып кына китереп җиткергән. Бергәләшеп көлешә-көлешә чәйләр эчү, бабайның бетмәс-төкәнмәс хатирәләрен тыңлау никадәр зур бәхет булган икән бит! Аны хәзер генә аңлыйсың, хәзер генә күңелгә ныграк сеңдереп, истә сакларга тырышасың. Иң мөһиме – һәр баланың шундый кайгыртучан әти-әниле, яратучан әби-бабайлы булуларын теләр идем. Гаилә кыйммәтләре беркайчан югалмасын.

Гөлзада ШӘЙМӘРДАНОВА, Кукмара:
- Күп кешенең үткәненә кайтасы киләдер: кемдер – балачагына, кемдер – яшүсмер вакытына, кемдер – энергиясе ташып торган урта яшьләренә. Мин хәзер лаеклы ялда, 36 ел башлангыч сыйныфларга белем бирдем. Ләкин һаман да кешеләр арасында эшләвемне дәвам итәм. Минем үткәнемә, хезмәттәшләрем арасына – Кукмара 3нче урта мәктәбенең укытучылар коллективы янына кайтасым килә. Башлангыч сыйныф мөгаллимнәрен, укыткан укучыларымны юксынам. Алар белән үткән якты мизгелләрем искә төшә: укыту моментлары, ата-аналар һәм балалар белән бергәләп оештырган бәйрәмнәр, ял итүләр...
Укучыларым белән әле дә күрешәбез: урамда да, хәзерге эш урыныма кереп тә хәлемне белешеп торалар. Февраль аенда очрашуларга да чакыралар. Бара алмасам, өйгә килеп, рәхмәт әйтеп китәләр.
Бик күптән булган сыйныф сәгате исемдә калган. “Үскәч кем буласың, нинди һөнәр сайларсың?” дигән темага сөйләшәбез. Күбесенең начальник, табиб, бизнесмен буласы килә. Ә шунда сыйныфтагы иң тиктормас укучы М. торып басты да: “Гөлзада Мәгъсүмовна, ә мин шофер булам. Машина алам да юлда очраганда сезне утыртып алып кайтам”, - диде. Башка балалар да: “Без дә машина алгач, сезне өегезгә алып кайтабыз”, - дип шаулаштылар. Чыннан да, алар юлда очраганда мине үтеп китмиләр. Шундый кызык истәлекләр күп алар. Бик сагынсам да, үткәнгә инде юл ябык. Ул күңелле вакытларга уйларымда гына кайтып киләм...
Сораштыруны Йолдыз НИЗАМИЕВА үткәрде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X