Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар ишегалдында нәрсә күрергә тели: балалар мәйданчыклары, юл билгеләре һәм ял итү урыннары

2024 елга кадәр Кукмарада 53 йорт яны территориясен тәртипкә китерү планлаштырыла

Кукмарада “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыру кысаларында, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар дәвам итә. 

Эшчеләр тыкрыгы урамындагы 2, 22, 26, 30, 36нчы һәм Почта урамындагы 16нчы йортта яшәүчеләр белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова очрашты. 

Чара җанлы әңгәмә форматында үтте, анда һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларын бирә һәм ишегалдын төзекләндерү буенча фикерләрен тәкъдим итә алды.
 
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча “Безнең ишегалды” республика программасын тормышка ашыру инициативасы белән чыктылар. Моңа республика халкының мөрәҗәгатьләре сәбәпче булды.Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне хуплады һәм күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү һәм ремонтлауның максатчан программасын эшләргә кушты. Программа биш елга исәпләнгән. 2024 елга кадәр Кукмарада 53 йорт яны территориясен тәртипкә китерү планлаштырыла. 

- Барлык тәкъдимнәр дә төзелеш һәм архитектура министрлыгына тапшырылып, анда стандартлар эшләнәчәк, - диде Римма Атласовна. 

Халыкның теләге буенча йортлар янында уңайлы эскәмияләр, балалар мәйданчыгы, юл билгеләре булырга, ишегалды яшелләндерелергә тиеш.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев