Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар “Илһамият” конкурсында катнашты

Алар төрле номинацияләрдә җиңү яулады

Кукмара балалар музыка мәктәбе, район һәм Вахит авылы мәдәният йорты укучылары Казанда узган “Илһамият” халыкара сөйләм һәм җыр сәнгате конкурсында катнаштылар. “Җыр сәнгате” номинациясендә “Сандугач” вокаль ансамбле - икенче, Мәдинә Хәсәнова - өченче дәрәҗә лауреат, Яна Трисова, Ралина Нуриева беренче дәрәҗә дипломант булды. “Шигырь сәнгате” номинациясендә Азалия Шәмсетдинова - икенче дәрәҗә лауреат, Мәдинә Хәсәнова беренче дәрәҗә дипломант исемен яулады. Җитәкчеләре - Земфира Юзмеева, Нияз Кәримуллин.

Әлеге чарада Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашып, “Вокал башкару” номинациясендә Азат Фатхуллин - 3 дәрәҗә лауреат, Рисана Хантимирова - беренче, “Сөйләм башкару” номинациясендә Булат Корбанагалиев һәм Элина Глухова дуэты, Эрик Ющик, Ислам Хәбибуллин, Сиринә Мөбарәкшина, Сәид Нәҗиповлар өченче дәрәҗә дипломга лаек булды. Җитәкчеләре – Лилия Хөснетдинова, Дания Хәбибуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk