Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Галиябану һәм Хәмизулла Галимуллиннарның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде

Галиябану һәм Хәмизулла Галимуллиннар 50 ел бергә гомер итә.

Районның Никахлашу сараенда 50 ел бергә гомер итүче «алтын» юбилярлар - Кукмарадан Галиябану һәм Хәмизулла Галимуллиннар гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды. Бәхетле парны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, ветераннар советы рәисе Валентин Иванов һәм башкалар килгән иде.

Кунаклар юбилярларга нык сәламәтлек, иминлек, алга таба да бергә озын гомер кичерүләрен теләп, район Башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырдылар. Шулай ук бергә гомер итү юбилее уңаеннан ирле-хатынлы Галимуллиннарның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.

Һәр гаиләнең үз мәхәббәт тарихы була. Хәмизулла абый белән Галиябану апа да яшьлекләрен матур хатирәләр белән генә искә ала. Алар икесе дә Югары Арбаш авылында туып-үскәннәр. Хәмизулла абый армиядән кайтып, Әлмәттә белем алган, ә Галиябану апа мәктәпне тәмамлаганнан соң, тегү фабрикасында хезмәт куйган. Яшьләр ял көннәрендә туган авылларына кайтып йөргәннәр, кичләрен уенлыкларда очрашканнар. Шунда бер-берсенә гашыйк булып, бераз очрашып йөргәннән соң өйләнешеп тә куйганнар.

«Без кавышкан елны 28 июньдә Түбән Арбаш авылында Сабантуй үткәрелде, шуннан соң анда бу бәйрәмнең башка оештырылганы булмады. Әмма авылда эш күп булгач, язылышырга һич вакыт җиткерә алмадык, бары тик берничә айдан соң гына Нырты авыл Советына барып, гаиләбезне рәсмиләштереп кайттык», - дип искә ала өлкәннәр.

Шуннан соң яшь гаилә авылда калып тормыш көтә башлый. Хәмизулла абый хуҗалыкта - тракторда, Галиябану апа исә фермада хезмәт куя. Ә икенче балалары туганнан соң, алар Кукмарага барып урнашалар. Хәмизулла абый лаеклы ялга чыкканчы - Кукмара юл төзү-ремонтлау участогында, ә Галиябану апа коммуналь хуҗалыгында эшли. Алар бергәләп ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә балалары, оныклары, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшиләр.

 

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев