Кукмарада югалган кешене суга баткан килеш тапканнар
Соңгы яңалыклар

Кукмарада югалган кешене суга баткан килеш тапканнар

Тормыш иптәшенең сүзләренә караганда, ул 1 июль көнне 11.00 сәгатьтә иптәшләре белән өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган

Кукмарада 38 яшьлек югалган ир-атны табулары турында янгын-коткару частеннан хәбәр иттеләр.

Тормыш иптәшенең полиция хезмәткәрләренә җиткергән сүзләренә караганда, ул 1 июль көнне 11.00 сәгатьтә иптәшләре белән өйдән чыгып китеп, кире әйләнеп кайтмаган һәм үзенең кайда булуы турында хәбәр итмәгән. Сораштырулардан аларның су коенырга киткәнлеге ачыклана.

117нче янгын-коткару часте һәм 4нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре волонтерлар белән бергә ир-атны Киндеркүл авылы янындагы бөядән берничә көн дәвамында эзлиләр. 5 июль көнне 17.57 сәгатьтә югалган кешенең гәүдәсе яр буеннан 3 метр ераклыкта табыла.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев