Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче хатын-кызның банк картасыннан мошенниклар 28 мең сум акчасын алганнар

Бу хәл буенча полиция тикшерү үткәрә

Шушы көннәрдә полициягә кукмаралы хатын-кыз гариза белән мөрәҗәгать иткән. Аның кәрәзле телефонына таныш булмаган ир шалтыраткан һәм үзенең “Россия саклык банкы”ның куркынычсызлык хезмәтеннән булуын белдергән, картагызны “бушатырга” тырышалар, дигән. Урлауга юл куймау өчен кайбер мәгълүматлар кирәклеген әйткән. Хатын-кыз таныш булмаган кешенең барлык күрсәтмәләрен үтәгән, шуннан соң аның банк картасыннан һәм банктагы счетыннан барлык акчалары юкка чыккан. Килгән зыян күләме – 28 мең сум. Мошенник шалтыраткан телефон номеры сүндерелгән. Бу хәл буенча полиция тикшерү үткәрә, нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

фото: Ильнар Тухбатов/ "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X