Кукмарада янгын сүндерүчеләрне пенсиягә су сибеп озаттылар
Соңгы яңалыклар

Кукмарада янгын сүндерүчеләрне пенсиягә су сибеп озаттылар

Мансур Әхмәтшин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында - 42, ә Ренат Хәсәнов 21 ел эшләгән.

Кукмараның янгын-коткару частендә тантаналы төстә янгын сүндерүчеләр - Мансур Әхмәтшин һәм Ренат Хәсәновны лаеклы ялга озаттылар. Бу турыда районның 117нче янгын-коткару частендә хәбәр иттеләр.

«Мансур Габделшәкүр улы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында - 42, ә Ренат Галимхан улы 21 ел эшләде. Янгын белән көрәшүчеләр өчен махсус йола башкарылды - аларны су белән коендырдылар», - дип сөйләделәр янгын-коткару частендә. 

Тантана янгын часте бинасы каршында узды. Шәхси составка эштән азат итү турында приказ укылды. Соңыннан лаеклы ялга китүче хезмәткәрләргә теләкләр теләнде, истәлек бүләкләре тапшырылды.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев