Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада ут ике шәхси йортка зыян салган

Маяковский урамында янгын чыккан.

26 май көнне 13.37 сәгатьтә районның 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмараның Маяковский урамында сарай януы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә 37нче хуҗалыкның гаражы яна, ә күршедәге 39нчы йортның чормасыннан төтен чыга торган була. Утның күрше хуҗалык корылмаларына ут таралу куркынычы да яный.

Янгын сүндерүчеләрне хуҗалар каршы алып, гаражда һәм торак йортларда кешеләр юк, дип хәбәр итә.

Янгын нәтиҗәсендә гомуми мәйданы 104 квадрат метр булган гаражның чормасы яна һәм 3 квадрат метр мәйданда 37нче торак йорт верандасы зыян күрде.

Янгында һәлак булучылар юк.

Фото: 117 янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk