Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада укучы яшьләр командалары арасында “Яшьләр коррупциягә каршы” дигән КВН үткәрелде

Сәхнәгә Кукмара аграр көллиятеннән килгән “РКБ” һәм Лубян урман-техник көллиятенең “Яңа буын” командалары чыкты

Кукмара район мәдәният йортында укучы яшьләр командалары арасында “Яшьләр коррупциягә каршы” дигән КВН үткәрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 

Сәхнәгә Кукмара аграр көллиятеннән килгән “РКБ” һәм Лубян урман-техник көллиятенең “Яңа буын” командалары чыкты. Алар жюри әгъзаларын сәламләделәр, үзләренең әзерләп килгән өй һәм музыкаль биремнәрен күрсәттеләр. Тамашачылар күп булмаса да, катнашучылар бик тырышып чыгыш ясадылар. Алар көн кадагындагы мөһим темаларга да шаяртырга курыкмадылар. Шулай ук имтихан тапшыру, юллардагы хәлләр турындагы темалар да игътибардан читтә калмады. Ә район прокуроры Ришат Шакировның соравы командаларны тагын да яхшылабрак уйларга, тырышырга мәҗбүр итте. Кызыклы номерлар, урынлы әзерләнгән мәзәкләр жюри тарафыннан югары бәяләнде.

Нәтиҗәдә, Лубян урман-техник көллияте командасы беренче урынны яулады, ә Кукмара аграр көллияте командасы – икенчедә.

- Дөресен генә әйткәндә, әзерләнергә вакыт алай ук күп булмады. Чөнки башка чараларда да актив катнашабыз. Шушы арада инвалидлар көне үткәрелде. КВНга зур җаваплылык белән карадык, лаеклы чыгыш ясарга тырыштык. Костюмнар сайладык, номерларны кабатладык, үзебез реквизитларны җыйдык. Уеннан бары тик уңай тәэсирләр генә калды, - диде Лубян командасы капитаны Анна Ложкина.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk