Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада судан законсыз файдалану фактларын ачыклау буенча рейдлар уздырыла

«Водотехносервис» оешмасы вәкилләре тарафыннан су счетчикларының булу-булмавы тикшерелә.

Җәйге сезон башында һәм җәй буена «Водотехносервис» оешмасы тарафыннан табигый байлыктан законсыз файдаланучыларны ачыклау максатында даими рәвештә рейдлар уздырыла. Чөнки җәйге эссе көннәрдә еш кына су белән тәэмин итүдә өзеклекләр була. Берәүләрнең чынаяк юарга да сулары юк, ә икенчеләр өзлексез рәвештә бакча һәм түтәлләренә су сибә. 

Чираттагы рейд бүген Кукмараның Гончаров, Булатов, Гадел Кутуй, Чулпан урамнарында үткәрелде. Күп хуҗалыкларда мондый төр тикшерүләрне аңлап кабул иттеләр, әмма арада капкадан уздырмаучылар да булды. Рейд барышында таләпләрне бозучылар ачыкланмады. 

«Мондый чаралар көн саен уздырыла. Гадәттә көнгә өч-дүрт урам урыйбыз. Су исәпләгеч счетчикларның булу-булмавын тикшерәбез. Төзелешләргә дә аерым игътибар юнәлтәбез. Чөнки килешү төземәгән килеш кенә дә судан файдалану очраклары булды», - дип сөйли сату бүлеге начальнигы Тимур Иванов. 

Торак секторларда яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, быел су белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк, әмма шулай да алар су җыеп куялар икән.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев