Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге кешеләргә түләүләрне интернет аша башкарырга өйрәтә

Илдә килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, өлкәннәр өйдә торырга мәҗбүр.

Кукмараның «Тылсым» үзәге социаль хезмәткәрләре өлкәннәргә түләүләрне интернет аша башкарырга булыша.

«Илдә килеп туган эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, өлкән яшьтәге кешеләр өйдә торырга мәҗбүр. Әмма тормыш дәвам итә, барысын да вакытында түләргә, элемтә һәм мөнәсәбәтләрне сакларга кирәк. Бу эштә элемтә чаралары, шул исәптән интернет ярдәмгә килә», - дип сөйләделәр үзәктә.

Шушы көннәрдә социаль хезмәткәр Нурсына Фазлыева өйдә социаль хезмәтләр алучыларның берсе Фирдәүсә Әхмәтовага онлайн рәвештә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү мөмкинлекләрен үзләштерергә ярдәм итте.

Өлкән кешеләрне компьютер белән эшләү күнекмәләренә өйрәтү, интернетта төрле эзләү системаларында, шул исәптән социаль челтәрләрдә эшләү «Компьютер ликбезы» технологиясе кысаларында башкарыла.

Районыбызның 60 яшьтән узган, ялгыз яшәүче һәм ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәренә азык-төлек, дарулар алып кайтып бирү, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә ярдәм күрсәтү өчен волонтерлар отряды төзелде.

Өлкәннәрдән шалтырату кабул итү өчен «кайнар линия» телефоны булдырылды. Әлеге телефонга - Кукмара шәһәренең Степан Разин урамындагы «Тылсым» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең 8(84364) 2-84-37 номерына ялгыз яшәүче өлкәннәр шалтыратып, үз гозерләрен җиткерә алалар.

Игътибар! Волонтерларга махсус таныклыклар биреләчәк. Мошенникларга юлыкмас өчен алардан шушы таныклыкларны таләп итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk