Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада, санитар таләпләрне бозып, автозапчасть сатып алучыларны кибет эченә керткәннәр

Хокук саклау органнары тарафыннан кибет хуҗасына административ беркетмә төзелгән.

Кукмарада, санитар таләпләрне бозып, автозапчасть сатып алучыларны кибет эченә керткәннәр. Бу турыда коронавируска каршы көрәш буенча оперштабта хәбәр итәләр, дип белдерә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендәге Иктисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш төркеме хезмәткәрләре ачыклаганча, автозапчастьләр белән сату итүче кибет хуҗаларының берсе, шәхси эшмәкәр, сатып алучыларны бина эчендә кертә һәм анда хезмәт күрсәтә. Шулай итеп, ул закончалык һәм санитар таләпләрне боза.

Кибет хуҗасына «Гадәттән тыш хәлләр вакытында яисә аның чыгу куркынычы булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү» маддәсе буенча административ беркетмә төзелде.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk