Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Неопалимая купина» конкурсына балалардан 209 эш килгән

Әлеге бәйге янгын шартларында һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтү, сәләтле балаларны ачыклау максатында оештырылган

«Неопалимая купина» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗаты конкурсының район этабы узды. Конкурска балалардан 209 эш килгән. Бу турыда ТР Балтач һәм Кукмара районнарында күзәтчелек һәм профилактика буенча районара бүлеге начальнигы Нурфат Яппаров хәбәр итте.

Күзәтчелек һәм профилактика эше буенча районара бүлек район мәгариф идарәсе белән берлектә «Неопалимая купина» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗаты конкурсының район этабын үткәрде.

Нурфат Яппаров сүзләренә караганда, әлеге бәйге янгын шартларында һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтү, сәләтле балаларны ачыклау максатында оештырылган.

Җиңүчеләр өч номинация буенча билгеләнде.

Декоратив-гамәли иҗат, 8 яшькә кадәрге балалар:

1 урын – Мәликә Хәбибрахманова, Ташлы Елга авылы балалар бакчасы;

Декоратив-гамәли иҗат, 11 яшькә кадәрге балалар:

1 урын – Булат Мәҗитов, Зур Кукмара урта мәктәбе;

Иҗатның техник төрләре, 8 яшькә кадәрге балалар:

1 урын – Зәлия Закирова, Кукмараның «Салават күпере» балалар бакчасы.

Җиңү яулаган балаларның иҗади эшләре бәйгенең республика этабында катнашачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев