Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада ир-ат кибеттән спиртлы эчемлекләр урлаган

Таң алдыннан битенә маска киеп, карак тәрәзәне вата да кибет эченә үтә

“Акча юк, ә организм сорый”, – сентябрь аенда Кукмараның бер кибетеннән күпләп спиртлы эчемлекләр урлаган каракның аклану җавабы әнә шундый була.

- Әлеге ир кеше алдан уйлап эш итә. Таң алдыннан битенә маска киеп, тәрәзәне вата да кибет эченә үтә. Аннан сумкасына берсеннән-берсе кыйммәтле спиртлы эчемлекләр тутыра һәм ул урыннан кача. Элегрәк тә хөкем ителгән Кукмара егете шул ук көнне “кайнар эз”ләр буенча тоткарланды. Ул үз гаебен таныды, вакыт бик аз үткәнлектән, товарны файдаланырга, үзе әйтмешли, эчәргә өлгермәгән иде. Шунлыктан эчемлекләр тулысынча кибеткә кире тапшырылды, - ди район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Илгиз Әхәтов. – Әлеге япь-яшь егеткә суд каршында җавап бирергә туры киләчәк. 

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X