Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада иң яхшы балалар бакчасы тәрбиячесен ачыкладылар

Бәйге өч турдан торды, финал өлешенә узган биш катнашучы мастер-класс тәкъдим итте.

Районда «Ел тәрбиячесе» конкурсының финал туры узды. Анда балалар бакчасы педагоглары үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте.

«Бәйге өч турдан торды. Кызлар иң элек эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, ачык дәрес күрсәттеләр. Финал өлешенә узган биш катнашучы исә мастер-класс тәкъдим итте», - ди район мәгариф идарәсе методисты Рушания Фәйзетдинова.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны шәһәрнең «Ромашка» балалар бакчасы логопед-укытучысы Рисәлә Кәшипова алды. Икенче һәм өченче урыннарны Кукмараның «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе Раушания Хамматова һәм «Каенкай» бакчасы тәрбиячесе Эльмира Минемуллиналар бүлеште.

«Оригиналь рәвештә эш тәҗрибәсен тәкъдим итү» номинациясендә - Нырья балалар бакчасы тәрбиячесе Нурфия Исхакова, «Педагогик табыш һәм иҗат»та – «Йолдызлык» бакчасы тәрбиячесе Лилия Галимова, «Иҗади педагог»та «Чулпан» бакчасыннан Светлана Матниязоваларга тиңнәр булмады.

Җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk