Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Беслан корбаннарын искә алдылар

З сентябрь — Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне.

З сентябрь — Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. 2004 елда Төньяк Осетиянең Беслан шәһәре мәктәбендә булган фаҗигале вакыйгаларны искә төшерү дә авыр. Анда 300дән артык кешенең гомере өзелә, шуларның 186сы — балалар.

Кукмараның Комсомол мәйданында Бесландагы теракт корбаннарын искә алдылар. Анда район җитәкчелеге, укучылар, укытучылар һәм башкалар катнашты. 

Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, районның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмара Петр һәм Павел чиркәве настоятеле Сергий атакай, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин чыгыш ясады. 

Очрашуда рәсем һәм плакат ясау конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр, «Тормыш тамчысы» акциясе кысаларында, теләге булганнар, учларына су алып, куак һәм чәчәкләргә су сипте, шулай ук «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды. 

Бесланда террорчылар кулыннан һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды.

Соңыннан ачык һавада «Командир»  дигән фильм күрсәтелде.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев