Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара «Хезмәт даны» редакциясе авыл һәм шәһәр почтальоннары арасында бәйге үткәрде

Авыл һәм шәһәр почтальоннары арасында 2023 елның икенче яртыеллыгына район газетасына иң күп яздыртучылар арасында бәйге игълан иткән иде.

«Хезмәт даны» редакциясе авыл һәм шәһәр почтальоннары арасында 2023 елның икенче яртыеллыгына район газетасына иң күп яздыртучылар арасында бәйге игълан иткән иде. Манзараста яшәүче Рәйсә Җиһангәрәева белән Оштырма Юмьядан Елена Гайфуллиналар җиңү яуладылар. Аларны шушы атнада редакциябезгә чакырып, смарт-сәгать белән бүләкләдек.

Яр Чаллыда хисапчылыкка белем алган Рәйсә Җиһангәрәева Кукмараның вокзал почтасында 10 елга якын хат ташучы булып эшли. Ул шәһәрнең ун урамына һәм Манзарас авылының яртысына газета-журналлар тарата, пенсия өләшә. «Хезмәт даны»на иң күп яздыртучы почтальоннар арасында оештырылган бәйгедә 2020 елда сертификат белән бүләкләнгән булган. Хезмәтенә чын күңелен бирүче, әнисенең эшен дәвам итүче яңа танышым вакытлы матбугатка язылучылар саны кимүенә борчылуын белдерде.

Кукмара «Хезмәт даны» редакциясе авыл һәм шәһәр почтальоннары арасында бәйге үткәрде

«Эшемне яратам, коллективыбыз бик әйбәт. Кызганыч, яшьләр күбрәк интернетка күчте. Хәзер әби-бабайлар арасында да барлык яңалыкны телефон аша гына күзәтеп баручылар очрый. Ләкин халык барыбер газетаның килгәнен зарыгып көтә, яратып укый. Чөнки типография исе килеп торган кәгазь вариантны почта тартмасыннан кулга алуга җитми инде! Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә язылмыйча калсалар, барыбер сагыналар, икенче айда ук подписка рәсмиләштерәләр. Ташламалар булганда, алар аеруча актив», — ди ул.

Кукмара «Хезмәт даны» редакциясе авыл һәм шәһәр почтальоннары арасында бәйге үткәрде

Бүгенге көндә почта гел бер урында гына тормый, көн саен ниндидер яңалык өстәлә. Шәһәрнең кайбер урамнарында почтальоннар кимү сәбәпле, хәзер вокзал бүлегенең эше тагын да арткан: коммуналь хезмәтләр өчен түләү алуны бирегә күчергәннәр. Ләкин шуңа да карамастан Рәйсә ханымнан зарлану сүзләре ишетмәдем. Киресенчә, гел елмаеп кына тора, һәркемне җылы сүзләргә күмә.

«Әби-бабайлар белән үзенчә рәхәт, кызык. Вакыт күбрәк булса, иркенләп сөйләшеп утырыр идек дә бит. Үткәннәре, тормыш авырлыклары, сынаулары турында сөйләгәндә, үземне телевизордан сериал караган кебек хис итәм. Алар шундый мәрхәмәтле, хәлебезгә кереп, безгә сатарга дип йөкләнгән товарны алалар. Акчаны дөрес санамаган очракта да күбрәк биргәнсең дип кисәтәләр. Пенсия өләшкәндә генә вакыт тыгыз, эш сәгатьләренә сыешып бетеп булмый», — дип ачыклык кертә хат ташучы.

Кыш айларыннан кала ел дәвамында эшкә велосипедта йөрүче Рәйсә Раил кызы — гаиләсендә яраткан хатын, ике студент улының кадерле әнисе. Кукмаралыларны район газетасына даими яздырып, абунәчеләрнең исемлеген теркәп барган кәгазьне һәм квитанцияләр фотосын редакция оештырган акцияләргә ватсап аркылы иренмичә җибәрүче дә әле ул! 

«Менә редакция бүләкләр уйната икән дип әйткәч, квитанцияләрен үзләре юлларга кушалар, ә кайберләре ничек катнашып була икән дип аптырап торгач, үзем тәкъдим итәм. Аның бернинди авырлыгы да юк. Өлкән кешенең юктан күңеле була бит. Нәкъ тә мин яздырткан кешеләрнең бүләк оту хәбәрен ишетүе күңелле. Шундый дүрт сөенечле хәл исемдә калган», — ди Рәйсә Җиһангәрәева.

Елена Гайфуллина Иске Юмья почта бүлекчәсендә 16 ел хезмәт куя. Ул Оштырма Юмья һәм Сәрдәүч халкына газета-журналлар тарата. Сарапул совхоз-техникумында хисапчы белгечлеге алгач, машина-трактор паркында диспетчер булып, аннары конторада эшли, ә 2007 елда җаваплы почтальон вазыйфасына алына. 

Кукмара «Хезмәт даны» редакциясе авыл һәм шәһәр почтальоннары арасында бәйге үткәрде

«Хезмәтемне авыр, димәс идем, ошый үземә. Җәяү дә, велосипед белән дә йөрим. Сәрдәүчкә улым Руслан машина белән алып бара. Синең килүеңне көтеп алган, эшеңне хөрмәт иткән халык белән эшләве дә рәхәт. Үз хәлләрен сөйлиләр, сорашалар, кайгылары һәм шатлыклары белән дә уртаклашалар. Безнең җирлектә күбесе "Трудовая слава"ны укый. Ничек инде район газетасына язылмыйбыз, алайса Кукмара хәбәрләрен белмичә калабыз бит, ди алар. Газета укучылар арасында яшьләр дә, олылар да бар. Укытучыларның һәммәсе дә вакытлы матбугат алдыра. Газетага мине яздырмыйча калма инде дип каршы алулары аеруча күңелле», — ди җитез хат ташучы.

Кукмара «Хезмәт даны» редакциясе авыл һәм шәһәр почтальоннары арасында бәйге үткәрде

Елена Ивановна сүзләренә караганда, хәзер кеше газета-журналларга авырдан языла, бәяләренең кыйбат булуыннан зарлана. Кайсы өч айга гына язылуны кулай күрә икән.

«Подписканы ташламалы вакытта рәсмиләштерергә тырышам. Товар сатуы гына уңайсыз, кешенең бик аласы килми. Пенсия өләшкәндә газ, ут һәм телефон өчен дә түлиләр. Бары тик берничә кеше генә интернет аркылы башкара. Айга бер мәртәбә Югары Юмья авылына да барып, торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыям. Газеталарга язылганда аш-су рецептлары, кул эшләренә өйрәткән журналларны да тәкъдим итәм. Уңган хуҗабикәләр каршы килми үзе», — дип елмая әңгәмәдәшем.

Хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, тырыш райондашым хуҗалыкта да тик тормый: кышка кайнатма, компот яба, тозлый, тормыш иптәше Николай белән бакчаларында җиләк-җимеш үстерә.

Елена Гайфуллинаның почтальоннар арасында оештырылган бәйгедә икенче мәртәбә бүләкләнүе икән. Димәк, тырышып башкарган эшенең нәтиҗәсе дә күренә. «Җирлегебез халкына рәхмәтемне җиткерәм. Аларның ярдәме белән смарт-сәгатькә лаек булдым», — диде ул, сөенеп.

Газета-журналларга яздырганда почта хезмәткәрләренең халык белән уртак тел таба белүе бик мөһим шул. Үз эшен яратып башкаручы, намуслы, үҗәт почтальоннар булганда, вакытлы матбугат озак яшәр!

Фото: Йолдыз Низамиева, Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев