Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының балалар бакчасында чыккан янгын факты буенча җинаять эше кузгатылган

Якынча фаразлар буенча, янгынның сәбәбе - ут төртү.

Адай авылындагы балалар бакчасында янгын чыканнан соң «Ут төртү юлы белән аңлы рәвештә чит кеше милкенә зыян салу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу турыда Кукмара районы прокуратурасында хәбәр иттеләр.

Фаҗига урынына ул вакытта прокурор вазыйфаларын башкарган Рамил Зәйнетдинов чыккан.

Тикшерү барышы Кукмара прокуратурасы контролендә.

Алдан хәбәр ителгәнчә, 26 гыйнварда Адай авылындагы балалар бакчасында янгын чыга. Янган урын 1 квадрат метр мәйданны тәшкил итә. Фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

фото: Кукмара районы прокуратурасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура

erid: 2VtzqxWHLUk