Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Янгын сүндерүчеләр төнлә белән Кукмара районында яна башлаган балалар бакчасын сүндергән

Фаҗига Адай авылында килеп чыга.

Янгын сүндерүчеләр төнлә белән Кукмара районында яна башлаган балалар бакчасын сүндергән. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын-коткару частендә хәбәр иттеләр.

26 гыйнварда төнге сәгать 00.45тә 117нче янгын-коткару частенә Адай авылында балалар бакчасы яну турында хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын телләре балалар бакчасының тышкы ягын чорнап алган, алга таба утның бөтен бинага таралу куркынычы була.

Янган урын 1 квадрат метр мәйданны тәшкил итә. Фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Янгынның якынча сәбәбе – ут төртү.

фото: 117нче янгын-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk