Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан сигез гаилә Әниләр көне уңаеннан “Ана капиталы” сертификаты алды

Исегезгә төшереп узабыз: 2007 елдан гамәлгә кергән “Ана капиталы” икенче яисә аннан соңгы туган балалар өчен бирелә.

Сертификатларны тапшыру тантанасы Кукмараның ЗАГС бинасында узды. Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район Пенсия фонды начальнигы урынбасары Зөһрә Нәбиева, ЗАГС бүлеге начальнигы Зөлфия Латыйповалар катнашты.

Исегезгә төшереп узабыз: 2007 елдан гамәлгә кергән “Ана капиталы” икенче яисә аннан соңгы туган балалар өчен бирелә.

Резидә һәм Ришат Мөлековлар гаиләсендә ике кыз тәрбияләнә. Өлкәне - Айзилә һәм яңа туган сабыйлары - Айгөл. Әти-әниләре белән балалар да бәйрәмгә килгән иде.

-Ана капиталының яшь гаиләләр өчен файдасы бик зур. Әмма иң мөһиме: балар сау-сәламәт һәм бәхетле булсыннар. Без Поч.Кучук авылында яшибез. Мин үзем Кукмарада таш фабрикасында хезмәт куям. Күптән түгел икенче кызыбыз дөньяга аваз салып, гаиләбез тагын да түгәрәкләнде. Алга таба да балалар безне сөендереп торсыннар иде, - ди гаилә башлыгы Ришат.

фото: Алсу Гатуллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk