Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче 43 яшьлек ир кабат исерек килеш руль артына утырган өчен суд каршына басачак

Ул медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

Кукмара районы прокуратурасы Нормабаш авылында яшәүче 43 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ир исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүдә гаепләнә.

Эш материаллары буенча, 2021 елның 23 октябрендә юл-патруль хезмәте инспекторлары Зур Кукмара авылы территориясендә исерек килеш автомобиль белән идарә иткән ир-атны тоткарлаган. Ул медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Ир элегрәк тә исерек килеш руль артына утырган өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Ул үз гаебен таныды.

Җинаять эше Кукмара районы судына җибәрелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk