Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында янгында җиде сыер үлгән

Янгын бүген Яңа Сәрдек авылында була.

Кукмара районында чыккан янгында җиде сыер үлгән. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

Бүген 2.00 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Яңа Сәрдек авылының Үзәк урамында сарай януы турында хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, сарайны тулысынча ут каплаган, аның башка корылмаларга да таралу куркынычы була. Аларны хуҗалар каршы алып, сарайда кешеләр юклыгын, җиде сыер калуын хәбәр итә.

Янгын нәтиҗәсендә 144 квадрат метр мәйданда сарай кара күмергә әйләнә, җиде сыер үлә.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk