Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында янгын кисәтү җайланмасы 7 кешене үлемнән саклап калган

Шуңа күрә һәрбер хуҗалыкка да, оешма-предприятиеләргә дә янгын сигнализацияләре куйдыртырга киңәш ителә.

13 июль көнне Кукмара районының Югары Шөн авылында бер хуҗалыкта төнлә янгын чыгып, аздан гына җиде кешенең гомерен өзми кала.

Ул көнне А. ханым иртәнге сәгать өчтә ирен хуҗалык басуына эшкә озата һәм кабат йокларга ята. Күп тә үтми, шарт та шорт килгән шифер тавышына уянып китә. Тәрәзәгә караса  - Чапаев урамында агач йорт яна. Ханым тиз генә янгын сүндерүчеләргә шалтырата, утның якын-тирәгә дә күчү ихтималы зур икәнлеген әйтә дә тиз генә янгын булган урынга йөгерә. Ул килгәндә, йорттагылар уттан котылып, урамга чыккан була.

Ут чыккан йортта җиде кешелек гаилә яшәгән. Иртәнге сәгатьләрдә хуҗабикә О. ханым янгын кисәтү җайланмасының көчле тавышына күзләрен ача, коридордагы, аш бүлмәсендәге ул җайланмалар бик көчле тавыш бирә. Өйне шунда ук дым сарып ала. Ханымның күзе өйалдына төшә, андагы ялкын теле инде өйгә үрли башлаган була. Хуҗабикә тиз генә балаларын, ирен, әти-әнисен уята. Барысы да аш бүлмәсе аша бакчага, аннан урамга йөгерә. Балаларны күршеләр үзләренә ала, бер малайларына  - 3, икенчесенә  - 6, кызларына 9 яшь тирәсе.

Хуҗалар янгын сүндерүчеләрне чакыртмыйча гына утны үзләре сүндерергә тотына, ләкин ут күрше сарайга да каба.

Янгын электр җиһазыннан чыккан дип табыла. Өй дә, каралты-кура да янып бетә.

Әгәр дә янгын хәбәрчеләре  - сигнализацияләр эшләмәсә, бар кеше диярлек татлы йокыда чакта кисәк чыккан һәм тиз арада үрләгән янгыннан кеше гомерен саклап калып булыр идеме икән соң?

   - Агач йорт янып, кешеләре могҗиза белән генә исән калган, диләр, могҗиза - менә шул сигнализация инде ул,  - ди дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы Фархад Каримулин.  - Шуңа күрә һәрбер хуҗалыкка да, оешма-предприятиеләргә дә янгын сигнализацияләре куйдыртырга киңәш итәбез. Бәяләре берсе-берсе 250 сумнан башлап 300 сумга кадәр күзәтелә. Алар сатуда бар. Иминлеген кайгыртучылар, афәтләрдән сакланучыларга, янгын күзәтчелеге белән элемтәгә кереп, куйдырту мәсьәләсендә киңәшләр алырга мөмкин. Кукмарада булган афәт кебек мисаллардан чыгып, әлеге җайланмаларның кеше гомерен саклап калуда роле гаять зур дип әйтергә була. Бу гаиләгә җайланмалар күп балалы буларак 2020 елда урнаштырылган булган.

117нче янгын сүндерү-коткару часте

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmara-rayonynda-yangyn-kist-aylanmasyny-tavyshyn-ishetep-ide-keshe-uttan-isn-kalgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk