Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ут торак йортның бер өлешен һәм сарайны юк иткән

Янгын Рудник авылында була.

Кукмара районында ут торак йортның бер өлешен һәм сарайны юк иткән. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

10 август көнне 9.38 сәгатьтә Глонасс-112 системасы буенча 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Жилой Рудник авылының Үзәк урамында сарай һәм агач йорт януы турында хәбәр алына.

Вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләрне хуҗабикә каршы алып, йортта беркем дә булмавын җиткерә. 59 квадрат метр мәйданда торак йорт һәм ишегалды корылмалары ачык ут белән яна торган була, аның күршедәге йортларга да таралу куркынычы яный.

Янгын нәтиҗәсендә йортның түбәсе, верандасы, аш бүлмәсе һәм сарае кара күмергә әйләнә.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев