Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 4 җинаять эше кузгатылды

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев сүзләренә караганда, наркотиклар күбесенчә Казаннан һәм Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәреннән килә

Наркотик матдәләр куллануның зыяны әйтеп бетергесез:  организмны җимерә, гомерне кыскарта, аңны томалый, җинаятьләргә этәрә ул. Юкса, бу якты дөньяның ямен тоеп яшәүгә ни җитә! Әмма тормышта үз юлын таба алмыйча, әлеге агулы матдәләр әсирлегенә төшүчеләр саны арта бара,  ди белгечләр. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил НУРГАЛИЕВ белән очрашып, әнә шул хакта сөйләштек.

- Рамил Ришатович,  ә безнең районда хәлләр ничек тора?

- Соңгы елларда районыбызда наркотиклар белән бәйле хәл чагыштырмача тотрыклы. Оператив мәгълүматлар анализы шуны күрсәтә: наркотиклар күбесенчә Казаннан һәм Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәреннән килә. Психоактив матдәләр һәм синтетик наркотиклар аеруча киң таралган. Җәйге чорда исә мәк саламы экстракты, марихуана,  ягъни каннабис (киндердән алынган матдә) ешрак кулланыла.

- Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы районыбызда эзлекле көрәш алып барылганы мәгълүм. Шушы нисбәттән эчке эшләр бүлегенең эшчәнлегенә тукталсагыз иде.

- Бу көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында чаралар планы төзелде. Әлеге планда оешкан җинаятьчел төркемнәр эшчәнлекләренең эзләренә төшү һәм туктату, наркоҗинаятьчеләрнең коррупцион элемтәләрен ачыклау, наркопритоннарны юк итү һәм криминаль керемнәрне легальләштерү фактларын ачыклауга юнәлдерелгән конкрет бурычлар күрсәтелгән.

Үткәрелгән оператив-эзләнү нәтиҗәләре буенча 4 җинаять эше кузгатылды. Икесе – билгесез кешеләр тарафыннан наркотик матдәләр сату, берсе – марихуана, тагын берсе мәк саламын     саклау фактлары буенча. Моннан тыш, быел гыйнвар аенда бер гаражда патронга охшаган сигез данә әйбер табылды. Бу очрак буенча да җинаять эше ачылды.

Наркотикларның кайдан килүен, мондый җинаятьләргә кагылышлы затларны ачыклау максаты белән һәр факт буенча тикшерү үткәрелде. Барысы да – безнең районда яшәүчеләр. Тикшерү барышында, башка наркоҗинаятьчеләрне дә фаш итү максаты белән, шикләнелүче кешеләрне безнең белән хезмәттәшлек итәргә ризалату буенча да эш алып барылды.

Дистанцион юл, шул исәптән интернет челтәре һәм электрон түләү системалары аша эш итүче наркотөркемнәрне ачыклау һәм аларга каршы тору буенча да чаралар күрелде.

- Үзәк район дәваханәсендә наркологик исәпкә куелган кешеләрне  күз уңында тотасызмы?

- Әйе. Аларның наркотик һәм психотроп матдәләрне куллану-кулланмаулары полиция хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә тикшерелә. Исәптә торучылар арасында балигъ булмаганнар юк. Шулай ук табиб билгеләвеннән башка наркотик чараларны кулланучыларны ачыклау һәм исәпкә кую буенча да эш алып барыла. Табиб-нарколог белән һәр квартал саен әлеге затлар буенча мәгълүматларны чагыштырабыз.

- Наркоманлык – замана чире. Ә чирне дәвалауга караганда, кисәтү яхшырак, диләр бит. Наркотиклар куллануның  аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында нинди кисәтү эшләре алып барыла?

-  Яшьләр ял итә, күңел ача торган урыннарда наркотик һәм психоактив матдәләр сатылу фактларын ачыклау максаты белән даими рәвештә  оператив-кисәтү чаралары үткәрелә. Рейдлар вакытында бигрәк тә наркотиклар кулланучы балигъ булмаган үсмерләрне һәм аларны шушы куркыныч афәткә этәрүчеләрне ачыклауга зур көч бирәбез.

Наркоманлыкны кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча район мәктәпләрендә дә актив эш алып барыла.
Наркотик матдәләр һәм аларны куллану турындагы рекламаларны ачыклау нияте белән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре интернет челтәренә даими рәвештә мониторинг уздыралар. Табылган шундый сайтларны блокировкалау турында карар чыгару өчен Роскомнадзорга мәгълүмат җибәрелә. 2019 елда наркотик матдәләрне пропагандалау билгеләре булган 14 сайт табылды.


фото: архив, Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk