Кукмара районында коронавирус белән зарарлануның яңа очраклары ачыкланмады
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында коронавирус белән зарарлануның яңа очраклары ачыкланмады

Билгеләп үтелгәнчә, 1 очрак — читтән кертелгән, 83 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.

Тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 84 яңа очрагы ачыкланды. Бу хакта Татарстанда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

23 кеше хастаханәгә салынган, 56 кеше өйдә дәвалана. Билгеләп үтелгәнчә, 1 очрак — читтән кертелгән, 83 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.

Яңа коронавирус диагнозы куела башлаганнан алып, 2064 татарстанлы авырган. 1006 кешесе савыккан.

фото: «Татар-информ»


Нет комментариев