Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында кеше яшәми торган йорт тулысынча янып беткән

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Кукмара районында кеше яшәми торган йорт тулысынча янып беткән. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

Бүген, 18 апрельдә, 12.06 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Өркеш авылының Тау асты урамында кеше яшәми торган йорт януы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ут йортны тулысынча колачлап алган була һәм аның күрше корылмаларга таралу куркынычы да яный.

Янгын нәтиҗәсендә 41 квадрат метр мәйданда йорт кара күмергә әйләнә.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

фото: Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk