Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында «Эзләү» операциясе үткәрелде

Бүгенге көндә райондагы инспекциядә 92 кеше исәптә тора.

28 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр республикада «Эзләү» операциясе барды. Ул җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе контроленнән качып йөрүче җинаятьчеләрне ачыклау максатыннан үткәрелә.

Кукмара районы буенча бер кеше – Рәис Шәйдуллин эзләнүдә. Ул 2008 елдан бирле эзләүдә тора.

Җәзаларны үтәтү инспекциясенең Кукмара районы буенча өлкән инспекторы  Айнур Фазылҗанов белдерүенчә, бүгенге көндә райондагы инспекциядә 92 кеше исәптә тора икән. Шуларның  40ы  шартлы рәвештә хөкем ителгән. 8енә мәҗбүри, 9на төзәтү эше бирелгән. 3 кешегә  район киңлекләреннән чыгу катгый тыела, 30 кеше кабат исерек килеш рульгә утырган өчен хөкем ителгән. 2 кеше - өй арестында, 2 кеше төрмәдән шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителгән.

Исәптә торучы 92 кешенең 6сы - хатын кыз. Шуларның берсе кабат исерек килеш руль артына утырган. Бер хатын-кызга мәҗбүри эш, берсенә алимент түләмәгән өчен төзәтү эше билгеләнгән. 3се шартлы рәвештә хөкем ителгән.
 9 айга 85 кеше исәпкә алынган, 104 кеше исәптән төшерелгән. Шулар арасыннан биш кеше җәзаларны үтәү шартларын үтәмәгән өчен төзәтү колониясенә җибәрелде. Шуларның берсе – хатын-кыз.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев