Хезмәт даны

Кукмара районы

Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында биш яшьлек Азалияне хуҗасыз эт талаган

Азалия бүгенге көндә әнисе Эльмира ханым белән район үзәк дәваханәсендә.

Кичә, кичке якта, Рудник авылының балалар мәйданчыгында биш яшьлек Азалия Фатыховага каяндыр кисәк килеп чыгып зур кара эт ташлан. Барысы да бер секунд эчендә була: кызчыктан ун метр чамасы гына ераклыкта булган әбисе аңа шунда ук ярдәмгә йөгерә. Әмма эт Азалиянең борын өстен, яңагын һәм авыз кырыен үтәли тешләп ала. Азалиянең битендә этнең тирән тырнак эзләре дә бар, бигрәк тә сул күзенә зыян килгән. Азалия бүгенге көндә әнисе Эльмира ханым белән район үзәк дәваханәсендә. Сабый бик куркып калган, әнисен бер генә минутка да яныннан җибәрми.

Хәзерге вакытта эт ябылуда.

Реклама

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев