Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында бер кешедә коронавирус очрагы ачыкланган

Пандемия вакытында республикада коронавирус инфекциясенең 44 186 очрагы расланган.

Татарстанда коронавирус йоктыруның 114 яңа очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән, дип яза дип яза «Татар-информ» МА.

«23 кеше хастаханәгә салынган, 91 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Иң күп авыру йоктыручылар Казанда (65 кеше) теркәлгән, Чаллыда 12 кеше ковид йоктырган. Биектау, Яшел Үзән, Чистай районнарында коронавирус йоктыруның биш очрагы, Буада дүрт очрагы, Нурлат һәм Питрәч районнарында өчәр очрак, Яңа Чишмә белән Теләчедә икешәр очрак ачыкланган.

Актаныш, Әтнә, Бөгелмә, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Балык Бистәсе һәм Тукай районнарында берәр кеше ковид йоктырган.

15 гыйнварга мәгълүмат буенча, Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 44 186 тапкыр куелган. Татарстанда 37 617 кеше (узган тәүлектә — 165 кеше) коронавирустан терелгән.

Татарстанда коронавирустан барлыгы 1517 кеше, ә узган тәүлектә биш кеше (1960 елда туган ир-ат, 1941, 1942, 1954 һәм 1955 елларда туган 4 хатын-кыз) ковид корбаны булган.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 319 085 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 866 402 кеше вакцинаның икенче дозасын, ә бер көндә 7 302 кеше ковидка каршы прививка ясаткан. Ә ревакцинация ясатучы 150 206 кеше теркәлгән.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk