Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы үсешенә зур көч куйган Атлас Булатовка багышлап чыгарылган китап тәкъдим ителде

Чарада бик күп хатирәләр яңгырады, кичә җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Район Мәдәният йортында бик матур чара – Кукмараның үсеше өчен зур көч куйган, иң күп эшчәнлеге районыбыз белән бәйләнгән Атлас Минхәер улы Булатовка багышланган «Кукмара. Булатов дәвере» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе узды.


    
Кичәдә район башлыгы Сергей Димитриев, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасының Конституцион суды рәисе, Кукмара якташлар җәмгыяте рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, Атлас Булатовның кызы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм башка кунаклар катнашты.


    
«Без бүген легендар шәхес Атлас Булатовка багышлап язылган китапны тәкъдим итү кичәсенә җыйналдык. Римма Атласовна, сез бик зур хезмәт куйдыгыз. Сезгә рәхмәтем чиксез. Әтиегезнең исеме мәңгелеккә истәлеккә калачак, - диде район башлыгы Сергей Димитриев. - Ныклы нигезе булганлыктан, Кукмара бүгенге көндә зур уңышларга ирешә. Районның республикада беренчеләрдән булып орден алуында элеккеге елларда эшләгән җитәкчеләрнең дә өлеше зур. Атлас Булатовның дәвере дип әйтү дә бик урынлы. Ул үзенең командасын туплый алган, матур итеп эшләгәннәр. Җитештерү гөрләп барган, күпфатирлы йортлар, юллар салынган. Кукмараның бүгенге көндә дә потенциалы киң, мөмкинчелекләре зур. Киләчәктә башкарасы эшләр күп. Без якын кешеләребезне онытмаган шикелле районга зур өлеш керткән җитәкчеләрне дә онытмаска, аларның йөзләренә кызыллык китермәслек итеп эшләргә тиешбез».

Чарада Атлас Минхәер улы белән бәйле бик күп хатирәләр яңгырады. Кичә районыбыз үзешчәннәренең җыр-биюләре белән үрелеп барды.


    
«Кукмара. Булатов дәвере» дигән китап «Хезмәт белән күркәм», «Замандашлар», «Җил – вакыт ул, белми тынычлык», «Гаилә» дигән дүрт бүлектән тора. Иҗат төркеме җитәкчесе – Римма Ратникова, идея авторы һәм төзүчесе – якташыбыз Габделбәр Ризванов.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk