Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы авылларында яшәүчеләр банкоматлар куюны һәм маршрут автобуслары проблемасын хәл итүне сорый

Районда җитәкчелекнең халык белән очрашулары дәвам итә

Бүген Урта Комар, Оштырма-Юмья, Поч. Кучук җирлекләрендә халык җыеннары үтте. Җыелыш эшмәкәрлек, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм үзмәшгульлек, социаль мәсьәләләр буенча өч юнәлештә алып барылды. Җыеннарда күтәрелгән мәсьәләләр, нигездә, охшаш, әмма һәр җирлекнең үз проблемалары да бар. 

- Кукмарадан Югары Юмья авылына маршрут автобусы атнага өч тапкыр йөри. Кукмарага килгәндә автобус музей янында туктый. Өлкән буын кешеләре, күбесенчә, район үзәк дәваханәсенә бара. Арасында таякка таянып йөрүчеләр дә бар. Шуңа күрә ул дәваханәгә үк барса, яхшы булыр иде, - диде Югары Юмья авылында яшәүче. 

Шулай ук җыеннарда клублар төзелеше һәм ремонты, банкоматлар урнаштыру, сөт бәяләре һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk