Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында 11 яшьлек малай әнисенең банк картасы мәгълүматларын мошенникларга җибәргән

Мошенниклар бала җибәргән мәгълүматлар нигезендә райондашыбызның шәхси кабинетына үтеп керә һәм аның банк картасыннан 80 мең сумнан артык акчасын үзләштерә.

Замана баласының кайсын гына алма, кулларында — кәрәзле телефон, планшет. Малайлар һәм кызлар гаджетлардагы уеннар белән шулкадәр мавыга ки, хәтта синең әйткәнеңне ишетми, тирә-юньдәгеләрне күрми дә. Әле ул гынамы, беркатлы, самими балалар мошенниклар өчен дә уңайлы мишень булырга мөмкин. 

Шушы көннәрдә районыбыз мәктәпләренең берсендә алтынчы сыйныфта белем алучы бала кырыгалдар тозагына төшкән. 

Бу хакта район Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев сөйләде:

— 7 август көнне 2013 елгы бала өендә телефонда утыра. Мессенджерларның берсендә ул популяр онлайн-уенга промокодлар тәкъдим итүче каналга юлыга. Кызыксынып китә, аларга СМС-хәбәр яза. Бераздан фотосына «Супермен» рәсеме куелган ниндидер кешедән җавап килә. Ул аңа промокод алу өчен берничә бирем үтәргә, аерым алганда әти-әнисенең банк картасын эзләп табып, фотога төшереп җибәрергә кирәклеген әйтә. Әлеге малайның әнисе бу вакытта аш-су бүлмәсендә була. Бала аның сумкасыннан картаны эзләп таба, ике яктан да фотога төшерә һәм яңа танышына юллый. Алга таба бу кешегә әнисенең кәрәзле телефонына килгән код та кирәк була. Бала анысын да эшли. 30 минуттан промокод килергә тиеш булса да, көтелгән нәтиҗә сөендерми, өстәвенә малай белән аралашкан кеше дә элемтәгә чыгудан туктый, ике арадагы аралашу шулай ук юкка чыга. Бала үзенең алдануын аңлый, әти-әнисенең ачулануыннан куркып, шул ук вакытта түгел, ә икенче көнне генә бу хәл турында сөйли. Мошенниклар бала җибәргән мәгълүматлар нигезендә райондашыбызның шәхси кабинетына үтеп керә һәм аның банк картасыннан 80 мең сумнан артык акчасын үзләштерә. 

Рамил Нургалиев әти-әниләргә мөрәҗәгать белән чыкты:

  • онлайн тормышка күчүеннән саклау өчен, ул-кызыгызның телефонда нинди уеннар белән мавыгуын, нинди сайтларга, каналларга керүен, кемнәр белән язышуын һәрдаим тикшереп торыгыз;
  • банк карталарын балалар күзе төшә торган урыннан читтә тотыгыз, картаның кодын беркемгә дә әйтергә ярамаганлыгын аңлатыгыз;
  • балалар мошенниклар һәм аларның начар гамәлләре турында да белеп торырга тиеш. Бу хакта яхшылап сөйләргә, аңлатырга кирәк.

фото: «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев