Россия Президенты Указы нигезендә, Рафис Хафизов һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Кукмара беренче гимназиясендә әлеге белем йортының чыгарылыш укучысы, махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Хафизов Рафис Хәлиулла улы истәлегенә мемориаль такта куелды. Әлеге чара — батыр якташыбызга хөрмәт һәм аның якты истәлеген мәңгеләштерү билгесе булды.
Тантанада район хәрби комиссары Альберт Гомәров, район мәгариф идарәсе методисты Гөлнара Шакирова, хәрби хәрәкәт ветераннары, мәктәп җитәкчелеге, укытучылар һәм укучылар, шулай ук хәрбинең гаиләсе һәм якыннары катнашты. Чыгыш ясаучылар Рафис Хафизовның батырлыгын, Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәвен билгеләп үттеләр, аның кыюлыгы яшь буын өчен үрнәк булуын ассызыкладылар.

Рафис Хафизов 2024 елның сентябрендә килешү төзеп, махсус хәрби операция зонасына юл тота. Ул өлкән сержант-наводчик вазыйфасында хезмәт итә. Әмма 2024 елның 22 декабрендә гаиләсенә Николаевка поселогы янында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килеп ирешә. Россия Президенты Указы нигезендә, ул һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Гимназиянең икенче катында урнаштырылган мемориаль тактада болай дип язылган:

Тантана ахырында катнашучылар райондашыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль такта янына чәчәкләр салдылар. Батыр якташыбызның исеме мәктәп тарихында һәм якташларыбыз күңелендә мәңге сакланыр.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев