Күрше Саба районында яшүсмер әти-әнисенә пычак белән ташланган
Соңгы яңалыклар

Күрше Саба районында яшүсмер әти-әнисенә пычак белән ташланган

Әтисенең гомере фаҗига урынында ук өзелә, әнисе авыр хәлдә хастаханәдә.

Татарстанда яшүсмер үз ата-анасына пычак белән кадаган. Әлеге мәгълүматны «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында расладылар.

Әлеге фаҗига Татарстан Республикасының Саба районындагы торак пунктларының берсендә була.

18 яшьлек ир бала әти-әнисенә пычак белән ташлана. Әтисенең гомере фаҗига урынында ук өзелә, әнисе авыр хәлдә хастаханәдә.

Бу хәлдән соң яшүсмер үз-үзен үтерергә җыена, ул да хәзерге вакытта хастаханәдә.

18+

Фото: Ильнар Тухбатов
 


Нет комментариев