Аның белән хушлашу бүген Казанның 7нче хастаханәдә үтәчәк.
Озакка сузылган каты авырудан соң күренекле татар язучысы Шаһинур Мостафин бүген иртәнге сәгать 5тә вафат булган. Бу яңалыкны «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Язучылар берлеге матбугат үзәге җиткерде.
«Хушлашу бүген Казанның 7нче хастаханәсендә була. Мәрхүмне туган авылында — Мамадыш районы Арташ авылында җирләячәкләр. Халкыбызга ихлас хезмәт иткән бала күңелле зур шәхеснең урыны җәннәттә булсын», - диләр Язучылар берлегендә.
фото: «Татар-информ»
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев