Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Күп белергә теләсәң – китап укы

Кукмара китапханәсенә нәниләр өчен яңа китаплар кайтты


Күп белергә теләсәң, китап укы, дигәннәр борынгылар. Чынлап та, китап укыган кешенең фикере тирәнәя, зиһене арта.

Китапханәнең иң зур байлыгы - китаплар һәм китап укучылар. Китапханәбезгә яңа кайткан китапларның берничәсен нәниләребез игътибарына тәкъдим итәбез.

Балалар, якташ язучыбыз, шагыйрь Шаһинур Мостафинның “Җирдә елмаюлар күбәйсен!” дип исемләнгән китабын укып, андагы геройлар, кызыклы вакыйгалар белән таныша ала. Җирнең юрганын кем тартып алган? Баканың кашыгы кайда югалган? Зират яныннан чапкан малайны кем куган? Җәнлекләр бер-берсенә ничек итеп хат язган? Әлеге сорауларга җавап мавыктыргыч, ә күренешләр бик матур итеп тасвирланган.

Яңа китаплар арасында Ләйсән Фәтхетдинованың “Файдалы туңдырма” дип исемләнгән китабы да бар. Китаптагы геройлар әле нәни булсалар да, зурларча фикер йөртергә омтылалар.Ул малайлар-кызлар үсеп җиткәч, дөньяның уңай якка үзгәрәчәгенә, игелекле кешеләрнең күбәюенә ышанасың. Шигырьләрдә көтелмәгән ачышлар, зирәк фикерләр балаларча шаянлык белән үрелеп бара.

Китап эшкәртү бүлеге хезмәткәре Лилия БАҺАБИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk