Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Халыкара Гаилә көне алдыннан Кукмарада ике яңа туган бала теркәлде

Малайлар 10 һәм 12 майда дөньяга килгәннәр.

Халыкара Гаилә көне алдыннан Кукмара районының ЗАГС бүлеге ике яңа туган баланы теркәде. Бу турыда Кукмара районының ЗАГС бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Миләүшә һәм Альбер Закировлар гаиләсендә Сәет исемле ир бала 10 майда туа. Ә Эльвира һәм Марат Моратовларның улллары Самат 12 май көнне аваз сала.

«Гаиләләрегезнең тулылануы белән котлыйбыз. Балаларыгыз сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр. Фәрештәләр сезнең гаиләләрегезнең ныклыгын һәрчак саклап торсын», - дип котладылар бүлек белгечләре бәхетле әти-әниләрне.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев