Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Хабаровск кешесен Кукмара мәчетеннән акча урлаган өчен хөкем итәчәкләр

Карак акчаларны урлап качкан, соңыннан аны Яр Чаллы шәһәрендә тоткарлаганнар.

Кукмара районы прокуратурасы элегрәк хөкем ителгән 37 яшьлек Хабаровск кешесенә карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул Россия Җинаятьләр Кодексының 158 маддәсе 2 бүлеге "б" пунктында каралган җинаять кылуда (законсыз рәвештә бинага үтеп кереп талау) гаепләнә. 

Тикшерү версиясе буенча гаепләнүче 2021 елның 22 июнендә законсыз рәвештә Кукмарадагы мәчет бинасына үтеп керә. Ир кеше яшерен рәвештә өч көч удлинителе һәм иганә итү өчен куелган тартмадан 550 сум акча урлый. Зыянның гомуми суммасы 6 мең сумнан артык. 

Карак урланган әйберләр белән кача. Аны соңрак Яр Чаллы шәһәрендә тоткарлыйлар. Ул үз гаебен тулысынча таныган, аны сак астына алганнар. 

Җинаять эше асылда карау өчен Кукмара районы судына җибәрелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk