Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кемгәдер - ак атка атланган принц, ә якташыбыз Лэйнага "ак барстагы малай" кирәк

Октябрь аенда татар эстрадасының яшь җырчысы якташларына музыка, бию һәм якты хисләр бәйрәме бүләк итте. “15 елдан соң мин бу сәхнәгә җырчы буларак кайттым”, - дип белдерде ул концерт барышында. Чарадан соң Лэйна белән якыннанрак танышырга булдым. Ул җанатарлар биргән бүләкләр, социаль челтәрләрдә аның фотосы астына куелган шәрехләр (комментарий) турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Якташыбыз, татар эстрадасының яшь җырчысы Лэйна күптән түгел шәһәребез сәхнәсендә чыгыш ясады. Промо-тур кысаларында ул үзенең иҗатын яратучыларны ике сәгатьлек концерт программасы белән сөендерде. Бу көнне җырчы татар, рус композицияләрен башкарды. Исегезгә төшерәбез: республика, аның казанышлары һәм төп брендлары турында шаяртып язылган “Малай на белом барсе” җырына төшерелгән клип яшь башкаручыга танылу алып килде. Премьерадан соң бер тәүлек эчендә аны миллионлаган кеше кереп карады, һәм ул социаль челтәрләрнең хитына әверелде. Җырны татарлар да, руслар да үз итте.

Бу елның февраль аенда 19 яшьлек башкаручының 10 җыры тупланган “Сөю калыр” дигән беренче альбомы дөнья күрде, апрель аенда исә “Миләшләрем” дигән татарча җырга беренче клибы чыкты. Сентябрь аеннан аның Татарстан районнары һәм шәһәрләре буенча гастрольләре башланып китте. Ә 5 октябрь көнне ул якташларына музыка, бию һәм якты хисләр бәйрәме бүләк итте. “15 елдан соң мин бу сәхнәгә җырчы буларак кайттым”, - дип белдерде ул концерт барышында. Чарадан соң Лэйна белән якыннанрак танышырга булдым. Ул җанатарлар биргән бүләкләр, социаль челтәрләрдә аның фотосы астына куелган шәрехләр (комментарий) турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

- Лэйна, сезнең Кукмарадан икәнлегегезне күпләр белмидәдер әле. Сәхнәдә беренче чыгышыгызны хәтерлисезме?
 - Миңа ул вакытта дүрт яшь иде: район Мәдәният йортында шигырь сөйләдем, әмма нинди бәйрәм уңаеннан икәнлеге генә истә калмаган. Әниемнең сәхнәгә чыгар алдыннан биргән үгет-нәсихәтләрен хәтерлим. Мин бик оялган идем. Аның хәтта фотосы да саклана, эзләп табып, социаль челтәрләргә куярга кирәк булыр әле (көлә - авт.).

- Сезнең иҗатыгызга әти-әниегез ничек карый?
- Уңай. Башта әни ягыннан аңлашылмаучанлык булды. Сүз уңаеннан әйтим: әни үзе дә матур шигырьләр яза. Ә әти мине балачактан ук хуплый.

- Сезнең сәхнәгә юлыгыз ничек башланды?
- Театр училищесы студенты булгач, мин иҗади командага җырлый, бии белгән, актерлык сәләтенә ия булган яшьләр кирәк, дигән белдерү күрдем. Табигатем буенча оялчан кеше булсам да, үз-үземне җиңеп, кастингка килдем, һәм мине командага алдылар.

- Репетиция, гастрольләргә күп йөрергә туры киләдер. Туганнарга, дусларга вакытың каламы?
- Чыннан да, иҗат зур игътибар сорый. Әмма туганнарыма вакыт табарга тырышам. Ләкин, нигездә, безнең аралашу инстаграм, социаль челтәрләр аша бара. Эштән бушаган чакта дуслар белән очрашырга да яратам. Мин – ачык кеше: һәрвакыт яңалыклар, серләр, хис-кичерешләр белән уртаклашам. Барысын да үземдә саклый алмыйм.

- Гастрольләр әле ул сәфәр генә түгел, организм өчен катлаулы сынау да. Үзегезне ничек формада тотасыз?
- Витаминнар кулланам. Безнең командада минем сәламәтлегемне, хәлемне күзәтеп торучы махсус кешеләр бар.

- Социаль челтәрләрдәге фото астында ешрак нинди сүзләр язалар?
- Нигездә, миңа җанатарлар “Матур”, “Безнең шәһәргә кайчан киләсез?” дип язалар. Шунысы сөенечле: тискәре фикерләр кимеде. Инстаграмдагы битемә 38 мең кеше язылган. Күптән түгел анда зәңгәр тамга куелды. Ягъни ул әлеге битнең нәкъ минеке булуын исбатлый.  Кагыйдә буларак, аны язылучылары күп булган артистлар, җырчылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм башка кешеләр ала.

- Имиджыгызны еш үзгәртәсезме?
- Юк. Миңа калса, бу иҗат өчен бик үк отышлы түгел. Бүген чәчләрем кара, әйтик, икенче көнгә буядым, ди. Кешеләр ике лагерьга бүленәчәк: кемгәдер ошар, кемгәдер юк. Фикер алышу башланыр. Иң яхшысы - мин шул килеш калачакмын.

- Артистлардан кем белән дуэт җырлар идегез?
- Бабек Мамедрзаев һәм  Фирдүс Тәмәев белән, ә рус эстрадасыннан – Джонни белән. Ул – азәрбайҗан чыгышлы.

- Сез – театр училищесы студенты. Киләчәктә тормышыгызны театр белән бәйләр идегезме?
- Әйе, билгеле бер вакытка кадәр студент булдым, әмма укуымны калдырырга туры килде. Хәзер мин үземне тулысынча иҗатка багышладым. Алга таба укуымны дәвам итәрменме, әлегә әйтүе кыен. Әгәр җырчы буларак уңышларга ирешсәм, башка танылган артистларныкы кебек миңа да фильмда яки кинода төшү тәкъдиме киләчәк, дип ышанам. Минем “Зәңгәр шәл” спектаклендә танылган башкаручылар Ландыш Нигъмәтҗанова, Чәчкә һәм башкалар белән уйнаганым бар.

- Быелгы җәйнең төп хиты - “Малай на белом барсе” җыры ничек барлыкка килде?
- Бервакыт туган көндә утырганда миннән: “Нишләп Татарстан турында җыр язмыйсың?” - дип сорадылар. Әйтелде икән – эшләнде. Мин бит – хыялый кеше, бер мавыгып китсәм...  Дөресен генә әйткәндә, аны җитди проект булыр дип уйламадым да. Иң авыры кушымта өлеше иде. Озак уйладык, төрле сүзләр язып карадык. Нәтиҗәдә, күңелле генә җыр килеп чыкты. Сценарийны бер атнага якын әзерләделәр, ә ролик өч көндә төшерелде.

- Барстагы малай чын персонажмы?
- Ул – Татарстанның патриоты.

- Ә үзегез күбрәк кайсы телдә сөйләшәсез: татарчамы, русчамы?
- Команда белән - русча, әни белән татарча аралашабыз. Ә концертлар вакытында ике телдә дә сөйләшергә туры килә.

- Гастрольләрегез тәмамланганнан соң нинди планнарыгыз бар?
- Алга таба безне Башкортостан буенча тур көтә.

фото: гаилә архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X