Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Казанда өеннән чыгып китеп югалган 14 яшьлек кыз бала табылды

14 яшьлек кызны бер атнадан артык полицейскийлар һәм волонтерлар эзләде.

Узган атнада Казанда югалган 14 яшьлек кыз табылган. Ул өйдә кия торган киемнәреннән генә чыгып киткән булган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды.

Чыганак мәгълүматлары буенча, бу вакытта кыз төрле йортларның подъездларында яшеренеп йөргән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Казанда бер атнадан артык 14 яшьлек кызны эзләүләре турында хәбәр иткән иде. Кыз әнисе белән уку турында бәхәсләшә, аннан соң ул өйдәге киемнәреннән генә урамга йөгереп чыгып китеп югала.

Бала югалгач, «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган иде.

фото: Ильнар Тухбатов/ "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев