Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Казанда 31 яшьлек ир-ат 15 яшьлек кызга һөҗүм иткән

Казан урамында балигъ булмаган кыз баланы пистолет белән куркыткан кешене тоткарлаганнар

Казанда 15 яшьлек кыз балага пистолет белән һөҗүм иткән 31 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Вакыйга Фучик урамындагы бер йорт янында булган.

"10 декабрьдә "Азино-2" полиция бүлегенә Совет районында яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аның балигъ булмаган кызына пистолет белән янаганнар. Бу хатын билгесез ир-атны җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре шаһитларны сораштыра. Фаҗига ничек булганы тиз ачыклана", - дип сөйләделәр Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә.

Казанда яшәүче ир-атны өендә тоткарлаганнар. Фатирда тентү барышында пистолет табыла.

Ир-ат гаебен таный, җинаять эшләгәндә исерек булуын әйтә. Аңа карата җинаять эше ачылган. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X