Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кайгыбызда ялгыз калмадык

15 ноябрь кичендә кызыбыз Зилә, юл фаҗигасенә очрап, бик авыр хәлдә район үзәк дәваханәсенә озатылды.

Шушы кайгылы вакытларыбызда битараф булмыйча, үзебезнең һәм күрше-тирә авыл халкы, Байлангар, беренче гимназия, районның башка мәктәпләре, Янил аграр көллияте коллективлары, сыйныф җитәкчесе Гөлшат Хәнифовна, төркемдәшләре һәм Эльмира Владиславовна, хезмәттәшләр, дуслар, район хирургия бүлеге табиблары, Казан нейрохирурглары, шәфкать туташлары, Аллаһыдан ярдәм сорап, догаларыннан калдырмаган дин әһелләре безгә зур ярдәм кулы суздылар. Аллага шөкер, Зиләбез сезнең тырышлык белән акрынлап савыгу ягына бара. Мондый бала хәсрәтләрен берегезгә дә күрергә язмасын, кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын иде. Барчагызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхетләре теләп ГАББАСОВлар гаиләсе, Сазтамак авылы.

фото: район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk