Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Инвалидлар көне уңаеннан районда үткәреләчәк чаралар

Рәхим итегез!

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан районда түбәндәге чаралар оештырылачак:

1. 7 декабрь көнне Кукмараның Ленин урамындагы “Добреев” сәүдә йорты янында һәм Нур Баян урамындагы “Магнит” кибете каршында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

2. 3 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында Инвалидлар көненә багышланган “Мин тормышка гашыйк” дип исемләнгән хәйрия концерты узачак (керү ирекле).

3. Инвалидларга ярты бәядән мунча хезмәтләре (пенсия таныклыгын күрсәткәндә): 4, 6, 8, 11, 13 декабрь – хатын-кызлар, 5, 7, 12 декабрь - ирләр көне. Адресы: Кукмара шәһәре, Степан Разин урамы, 81а йорты.

4. Инвалидларга арзанрак хакка чәчтараш хезмәте (пенсия таныклыгын күрсәткәндә) күрсәтеләчәк. Адресы: Кукмара шәһәре, Ворошилов урамы, 2нче йорт.

4 декабрь көнне 9.00 сәгатьтә Зур Сәрдек мәдәният йортында Инвалидлар көненә багышланган бәйрәм була.
Программада: зур концерт, шахмат-шашка, спорт ярышлары, чәй эчү.
Инвалидларны йөртү өчен транспорт билгеләнәчәк. Бәйрәмгә рәхим итегез!

Инвалидлар оешмасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев