Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Илнең дәүләт сәясәтендә гаилә мәнфәгате өстенлеге - иң дөрес карар

Татьяна Ларионова Татарстанда Россиядә беренче тапкыр Яшьләр эшләре буенча министрлык булдырылганын искәртте.

Россия Конституциясендә гаилә институты, гаилә кыйммәтләре һәм балалар турында кайгырту мәсьәләләрен ныгыту аерылышуларның артуы һәм туучылар санының кимүе белән көрәштә мөһим адым булып тора, дип үз фикере белән уртаклашты Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

«Безне Россиядә аерылышулар саны арту, туучылар саны кимү, халыкның гомер озынлыгы түбән булу белән бәйле проблемалар борчымый кала алмый. Шуңа бәйле рәвештә, бүгенге көндә гаилә институты, гаилә кыйммәтләре, балалар мәсьәләләренең закон белән ныгытылуы, минемчә, чыннан да бик мөһим. Илебезнең дәүләт сәясәтендә гаилә һәм балалар мәнфәгате өстенлеге — иң дөрес карар», — дип сөйләде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары шулай ук илнең Төп законында яшьләр сәясәтен беркетүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм Татарстанда Россиядә беренче тапкыр Яшьләр эшләре буенча министрлык булдырылганын искәртте.

«Һичшиксез, яшьләр сәясәтен ныгыту — бөтен ил территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда бердәм якын килүне җайга салу һәм формалаштыруга бик мөһим һәм үз вакытындагы адым», — дип нәтиҗә ясады Татьяна Ларионова.

фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk