Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Ял һәм бәйрәмнәрдә ремонт эшләрен тыярга тәкъдим иттеләр

Хәзерге вакытта төбәкләр тавыш тыелган сәгатьләрне мөстәкыйль билгели.

ТАСС хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасы депутатлары Владислав Даванков, Сардана Авксентьева һәм Сангаджи Тарбаев Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Поповага якшәмбе һәм гомумроссия бәйрәм көннәрендә шау-шулы ремонт эшләрен тыю тәкъдиме белән хат юллаган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Хәзерге вакытта һәр төбәк тавыш тыелган сәгатьләрне мөстәкыйль билгели. Россия Федерациясенең күп төбәкләрендә ялларда ремонт эшләрен үткәрү рөхсәт ителә, ә бу исә кешеләргә ял итәргә комачаулый. Депутатлар карар сыйфатында СанПинга үзгәрешләр кертергә, анда бөтен ил буенча бердәм стандартлар булдырырга, ял һәм бәйрәм көннәрендә тавышланмауны да өстәргә тәкъдим итәләр.

Парламентарийлар фикеренчә, мондый төзәтмәләр тынлык турындагы төбәк кануннары өчен бердәм федераль ориентир урнаштырырга ярдәм итәчәк һәм гражданнарның бөтен ил территориясендә ял итү хокукын тигезләячәк.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев