Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмаралылар белән ишегалларны төзекләндерү турында фикер алыштылар

“Безнең ишегалды” проекты кысаларында күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән очрашу узды

Ишегалды территорияләрен яңарту буенча “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында бүген Кукмараның Тимер юл урамындагы 18, 20нче, шулай ук Ворошилов урамындагы 21, 23нче йортларда яшәүчеләр белән очрашу узды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина hәм башкалар катнашты. 

- “Безнең ишегалды” дигән яңа республика программасы формалаша. Проектның төп идеясе шунда: халык фикереннән башка берни дә эшләнергә тиеш түгел. “Бердәм Россия” йорт яны территорияләрен ремонтлау программасын эшләү инициативасы белән республика Президентына мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады, - дип сөйләде Римма Атласовна. 

Очрашу вакытында махсус тактада ишегалды планы урнаштырылган иде, биредә яшәүчеләрнең үз ишегалларын яңарту буенча теләкләрен язып, тактага беркетә бардылар. Халык балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерүне, эскәмияләр, кер элгечләре куюны, чүп савытына бару, подъездларга керү юлларын тәртипкә салуны, ашыгыч ярдәм машинасы үтү өчен юллар булдыруны, парковкалар ясауны, фатир янындагы бакчаларны үзләренә калдыруны сорады. 

Фото: Йолдыз Низамиева/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk