Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: 118 кукмаралы Зур этнографик диктант язды

Диктант нәтиҗәләре 12 декабрьдә билгеле булачак

Бүген Кукмара гимназиясендә райондашлар “Зур этнографик диктант” язды. Биредә территориябездә яшәүче халыклар, аларның традицияләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте турындагы белемнәрне тикшерү мөмкинлеге тудырылган иде. Чарада 16 яшьтән 64 яшькә кадәр 118 кукмаралы катнашты.

Каникуллар булуга карамастан, гимназиядә кеше күп, халык диктант башланганчы ук җыелган иде. Биремнәр утыз сораудан торды.  Егерме сорау барысы өчен дә уртак булса, унысы федерациянең һәр субъекты өчен уникаль иде. Аны эшләү өчен 45 минут вакыт бирелде. Ул диктант түгел, ә тест формасында үтте.

Әлеге киң колачлы акция Кукмарада өченче ел рәттән үткәрелә. Шунысы сөенечле: катнашырга теләк белдерүчеләр саны елдан-ел арта бара.

- Мондый диктант – эрудицияңне тикшереп карау мөмкинлеге ул. Әлеге чарада теләге булган һәркем катнаша алды. Сораулар да кызыклы иде. Мисал өчен, рус курчагы “Матрешка” нәрсәне аңлата. Ике вариантны сайладым: каты итеп бизәнүче, игътибарны җәлеп итүче кызмы яисә йөкле крестьян хатыны, күпбалалы анамы. Мин икенче ваариантны сайладым, - диде тарих укытучысы Гөлнур Әгләметдинова.

Нинди дә булса сәбәпләр аркасында килмәүчеләр өчен “Зур этнографик диктант” сайтында (www.miretno.ru) онлайн-тест узу оештырылган.

Биремнәрнең дөрес җаваплары һәм хаталарның аңлатмасы www.miretno.ru сайтында – 10 ноябрьдә, ә шәхси нәтиҗәләр 12 декабрьдә басылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев