Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фирдүс Халиков: Атны аңлап, аның белән бер командада эшләргә кирәк

Якташыбыз «Ат көне» бәйрәмендә чемпион исемен яулады.

Олыяз авылыннан Фирдүс Халиков күптән түгел  Арча районының Яңа Кырлай авылында үткәрелгән «Ат көне» бәйрәмендә катнашып, «Аударыш» уенында чемпион калган.

Ә Фирдүс Арча якларына ничек барып эләккән соң, диярсез. Авылдашы, атлар тотучы Илнур Гобәйдуллин белән аларның мондый чараларда беренче тапкыр гына катнашуы түгел икән. Алар авылда атлар өйрәтү белән шөгыльләнәләр. Атлар – Илнурныкы. Ә аңа бу шөгыль әтисе Җәүдәт абыйдан калган. Кызганычка каршы, ул күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән.

«Арчада “Ат көне” бик зурлап оештырылды, чабышчылар арасында илебезнең төрле өлкәләреннән килүчеләр бар иде. Анда Илнурның аты чиста токымлылар арасында – сигезенче, ә ярымтокымлылар арасында авылдашыбыз Илназ Ибраһимовныкы бишенче булып килде. Атлар суынгач, инде кайтып китәбез дип җыенганда, “Аударыш” уены турында ишетеп, барып карарга булдык. Уен тәртибе буенча син көндәшеңне ат өстеннән төртеп төшерергә тиеш. “Аударыш” уены олимпия системасы буенча оештырылган иде. Миңа анда катнашкан 18 кешенең бишесе белән көрәшергә туры килде. Уенга чикләүләр куелмаган, шуңа күрә теләге булган һәркем кереп, үзен сынап карый ала, тик атны аңлап, аның белән бер командада эшләргә кирәк», - диде Фирдүс, уеннан алган кичерешләре белән уртаклашып.

Аңа атлар белән уртак тел табу авыр түгел, аларны аңлый, тоя, шуңа күрә малкайлар да егетне тыңлыйлар. Ә атка беренче тапкыр 8нче сыйныфта укыганда атлана ул. Шул ук елны Кукмара Сабан туенда беренче урынны яулый. «Хезмәт даны» газетасында исемем дә чыккан иде, дип искә ала. Шуннан соң район, күрше-тирә авыллардагы Сабантуйларны калдырмый.

«Минем атлар белән ныклап шөгыльләнә башлаганыма өч ел тирәсе. Бүгенге көндә Илнурга атларны өйрәтергә, аларны ярышларга алып барырга ярдәм итәм. Иң мөһиме – атларда йөрү минем үземә дә ошый. Илнурның юртаклары исә - чиста Америка токымлы. Без атларны ярышларга әзерлибез генә, ә ипподромда алар белән жокей чаба, чөнки безнең авырлык тиешле 56 килограммнан артып китә», - дип аңлатты егет.

Илнур Фирдүстән өч яшькә генә олы, шуңа күрә аларның уй-фикерләре туры килә, килешеп эшлиләр. Ул Арча педагогика көллиятен тәмамлаган, бүгенге көндә Кукмара аграр көллиятендә физкультура фәнен укыта. Егетләр җәй көне атлар белән шөгыльләнсәләр, кышларын хоккей уйныйлар. Олыяз командасын районда өченче урынга чыгара алганнар.

Атлар белән исә алар басуда, болында шөгыльләнәләр, авылда моның өчен махсус уңайлыклар юк, районда әлеге спорт төренә күбрәк игътибар бирелсен иде, диде Фирдүс.

Егетләр Кукмара, Арча, Балтач, Саба районнарында үткәрелгән бер чараны да калдырмаска тырыша. Соңгы елларны Казан ипподромындагы ярышларда да катнашалар. Кара көзгә кереп барсак та, әле быелгы сезон ябылмаган. Бу чара Балтач районында үткәреләчәк икән. Анда атна саен җомга көнне турнирлар оештырылып тора, диделәр.

«Быел Татарстан Президенты призына уздырылган турнир безнең өчен иң зурысы булды. Анда “Наянзип”кушаматлы атны алып бардык. Ул 17 ат арасында җиденче килде, бу начар күрсәткеч түгел. Әлеге турнирда шулай ук жокейлар чапты, мин тренер буларак катнаштым. Мондый чараларда безнең өчен иң мөһиме - атны бокска кертү, чөнки алар куркып кала. Әлбәттә, узыш тәмамланганчы мал өчен борчылып, җәрәхәт алмасын дип кайгырып торабыз», - диде Фирдүс.

Фирдүс тә күптән түгел генә Арча педагогика көллиятен тәмамлап, Кукмара аграр көллиятенә мастер булып урнашкан. Шул ук вакытта читтән торып, Алабуганың физкультура институтына укырга кергән.

«Киләчәктә үзем дә шундый юртаклар сатып алырга телим. Әмма мондый зур эшкә алынганчы, барысын да өйрәнеп бетерергә, уйлап эш итәргә кирәк. Чөнки чабышкы атлары асрау арзанлы шөгыль түгел, бәяләре кесәне тешли торган. Абзары, җире, терлек азыгы турында кайгыртырга кирәк. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкта үгезләр, бозаулар асрап гомер итәбез», - диде ул, планнары белән уртаклашып.

Фирдүсләр гаиләдә өч егет икән, ул – уртанчысы. Абыйсы Казанда эшли, ә энесе Арча педагогика көллиятендә программист һөнәре буенча белем ала. Кызганыч, әтиләренә генә улларының үсеп буй җиткәнен күрергә насыйп булмаган, Фирдүскә биш яшь вакытта ук якты дөньядан китеп барган. Юкса, улының атта җилдергәнен күреп и сөенер иде. Әниләре Фәридә апа фермада сыер савучы булып хезмәт куя. Менә шундый уңган егетләр тәрбияләгән ул.

Фото: шәхси архивтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk